+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Май 2020, 16:45

“Кемгә үләргә язган, ул барыбер исән калмаячак...”

Коронавируслы стилист, клиентларын өйдә кабул итеп, бернигә карамый, акча эшләвен дәвам иткән.

Коронавируслы стилист, клиентларын өйдә кабул итеп, бернигә карамый, акча эшләвен дәвам иткән.

Мәскәүдә Ирина исемле стилист кыз коронавируска тест тапшырган һәм ул уңай булып чыккан. Шуңа карамастан, ул клиентларын кабул итүне туктатмаган. Бу хакта "Москва 24" басмасы хәбәр итә.

Стилист кыз катгый карантинда булырга тиеш. Ләкин ул, бернигә карамый, өендә клиентлар җыеп, бизәндерерү-төзәндерүен, акча эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта ул уңай тесты турында беркемгә дә белдерми.

Үзенең бу гамәлен туташ болай аңлаткан: "Авыру турында арттырып сөйлиләр, ул бу кадәр үк куркыныч түгел. Барысы да чирләячәк һәм иң яхшысы хәзер авырып калырга. Кемгә язган — ул барыбер үләчәк", — дигән ул.

Күптән түгел Белгород өлкәсендә авыру чәчтараш шулай ук, өйдә кабул итеп, 7 гаиләгә коронавирус йоктырган.

Фото:media-polesye.by
Читайте нас