Үзизоляция вакытында өйдә эшләргә мәҗбүр булганнар төрле авырулардан интегә башлады.
Үзизоляцияләү чорында аз хәрәкәтле яшәү рәвеше һәм читтән торып эшләү русиялеләрнең сәламәтлеге өчен эзсез үтмәгән: күпләрнең сәламәтлегенә зыян килүе ачыкланган. Нәтиҗәдә, өйдә эшләүчеләр арка, муен һәм буыннар белән проблемалар кичерә башлаган.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, моңа өйдән эшләү өчен сыйфатлы шартлар булмау гаепле. "Киләчәктә дә өйдә эшләргә туры килсә, русиялеләргә (яки аларның эш бирүчеләренә) өй офисы җиһазлары яисә өйдә эшләү өчен уңайлы офис креслосы алырга туры киләчәк.
Компания мәгълүматлары буенча, дистанцион уку белән ассоциацияләнгән сәламәтлек белән проблемалар аркасында Русиядә буыннар һәм мускуллар авыртуын дәвалау өчен препаратларга ихтыяҗ шактый арткан.