Нәтиҗәдә, 14 балада һәм биш хезмәткәрдә COVID-19 авыруы ачыкланган.
Тикшерүчеләр Тверь өлкәсенең Кимры районындагы интернат-мәктәпнең ике хезмәткәренә карата җинаять эше кузгаткан. Биредә эшләүче гаилә пары эпидемиологик нормаларны бозу сәбәпле, учреждениедә коронавирус таралган. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 4 май көнне интернатта вахта ысулы белән эшләүнең икенче сменасы башланган. Барлык хезмәткәрләр дә эшкә чыгу алдыннан үзизоляцияләү режимын үтәү кирәклеге турында алдан ук кисәтелгән булган. Алар, шулай ук, коронавируска тест тапшырырга һәм авыручылар белән элемтәдә булмауны расларга тиеш булган.
Шулай да бер хезмәткәр 11 майда үзен начар хис итә башлаган һәм аның коронавирус инфекциясе белән авыруы ачыкланган. Прокуратура тикшерү башлагач, эшкә чыккан ир белән хатынның кызларында COVID-19 булуын яшергәне ачыклана.
Әлеге вакытта учреждениедә 19 бала һәм 10 хезмәткәр яши, 14 балада һәм биш өлкән кешедә коронавирус ачыкланган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.