+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Май 2020, 09:35

Коронавирус белән туган бала савыккан

Сабыйдан әнисе беренче көнне үк баш тарткан иде.

Сабыйдан әнисе беренче көнне үк баш тарткан иде.

Уфада COVID-19 белән туган бала савыккан. Сабыйдан әнисе баш тарткан иде. Әле бала Дим бистәсендәге бала тудыру йортында.

Тиздән аны балалар йортына озатачаклар, дип хәбәр итә Республика перинаталь үзәгенең баш табибы Нәзир Минһаҗев “Российская газета”га.

Аның сүзләренә караганда, бала туганнан соң беренче көнне үк анасы аннан баш тарткан, ул вакытта COVID-19 яңа туган балада расланмаган булган әле. “Хәзер баланың хәле яхшы. Безнең республикада коронавирус йоктыру мөмкинлеге булган баладан баш тарту очраклары башкача булмады", — диде Минһаҗев.

Әлеге басма мәгълүматлары буенча, 18 майга COVID-19 булачак алты әнидә расланган, дүртесе дәваханәдә ята, тагын икесенең чирләре симптомсыз уза. Йөкле 9 хатын зарарланган кешеләр белән элемтәгә кергән һәм алар үз өйләрендә медиклар контролендә тора.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас