+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Май 2020, 08:25

Өч баласын алып урманга качкан

39 яшьлек ир анда котылып калмакчы булган.

39 яшьлек ир анда котылып калмакчы булган.

Приморьеда өч кечкенә баласы белән югалган ирне ике көннән соң урманда табалар. Анда ир коронавирус инфекциясе эпидемиясе тәмамлануын көтәргә теләгән икән.
Приморье крае буенча тикшерү комитеты идарәсе сайтында хәбәр ителүенчә, Кавалерово поселогында кече яшьтәге өч бала һәм аларның 39 яшьлек әтисе югалган. Гаиләне эзләү оештырылган. Моннан тыш, әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Ирнең йортында балаларын алып китәргә ниятләвен раслаучы язмалар табылган.
РИА Новости мәгълүматлары буенча, урманда ир COVID-19 эпидемиясе үтеп китүен көтәргә җыена. Хәзер балаларны гаиләдән алганнар, ә әтиләрен өенә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: twitter.com
Читайте нас