+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Май 2020, 16:05

Чик буе гаскәрләре ветераннары ничек бәйрәм итәчәк?

Гадәттәгечә, фонтаннарда коену, шәһәр буйлап мотоциклларда җилдерү булырмы?

Гадәттәгечә, фонтаннарда коену, шәһәр буйлап мотоциклларда җилдерү булырмы?
Русия Федераль иминлек хезмәтенең чик буе хезмәте ветераннары Чик сакчылары көнен өйдә бәйрәм итәчәк. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашучылар шушы хакта килеште.
Ел саен 28 майда, Чик сакчылары көнендә, тантаналы мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, мемориаль тактаташлар ачыла, митинглар була, кадетлар ант кабул итә, чик сакчылары укучылар алдында чыгыш ясый. Әмма бу ел искәрмә булып тора, дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов.
Ул чик буе гаскәрләре ветераннарын бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә һәм башка ветераннар белән җыелмаска чакырды.
"Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, сезгә мөрәҗәгать итәм, хөрмәтле чик буе гаскәрләре ветераннары, түрә буларак түгел, ә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән яугир буларак. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында билгеләнгән кагыйдәләрне, таләпләрне һәм чикләүләрне үтәргә кирәк. Чик сакчылары иҗтимагый оешмалары ветераннарын бу эшкә актив кушылуын сорыйм. Әлеге таләпне һәр ветеранга җиткерергә кирәк. 2021 елда Чик сакчылары көнен традицион рәвештә, намус белән, югары дәрәҗәдә уздырырбыз, дип ышанам",— дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары.
Фото: kp.ru
Читайте нас