+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Май 2020, 06:35

Үз өеңә юлны тап, сабый!..

Русиядә ел саен дистәләгән мең бала гаип була...

25 май — Югалган балаларны халыкара эзләү көне.

Русиядә ел саен дистәләгән мең бала гаип була...

Эчке эшләр министрлыгы мәгъ­лү­матларына караганда, Русиядә ел саен дистәләгән мең бала югала. Соңгы биш елда илдә 40 меңгә якын балигъ булмаган бала эзләүдә бул­ган. Аларның 13,5 меңе — кече яшьтәге балалар. Ел саен уртача 1,5 меңгә якын бала алдагы елга эзләүдә кала. Шул ук вакытта илдә балалар югалу очракларының 10 проценты гына җинаять яисә бәхетсезлек очраклары белән бәйле, еш кына алар үзләре өйләреннән китә, балалар учреждениеләреннән кача.
Әйе, баланың кинәт юкка чыгуы — ата-ана өчен коточкыч кайгы булса, ил һәм җәмәгатьчелекне уйландырырга тиешле шомлы хәбәр. Бәлки, шуңадыр да, күпчелек илләрдә 25 майда Халыкара югалган балалар көне билгеләнә.
Бу көннең тарихы АКШта башлана. 1979 елның 25 маенда мәктәптән кайтып барганда Америкада алты яшьлек малай Эвиан Пейтс югала. Шушы вакыйгадан соң 4 ел үткәч, АКШ Президенты Рональд Рейган 25 майны Югалган балалар көне дип игълан итә. Тиздән бу башлангычны Европа илләре дә күтәреп ала. 1999 елда Халыкара хәбәрсез югалган балаларны эзләү үзәге (ICMEC) ачыла һәм аның тәкъдиме белән 2010 елдан Халыкара югалган балалар көне билгеләнә башлый. Ике елдан соң Русия дә рәсми рәвештә әлеге датага кушыла. Югалган балалар көне чараларының максаты — балаларны урлаудан, авыр тормыш хәлләреннән һәм хокукка каршы эксплуатациядән саклау проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Бала югалган очракта, иң куркынычы — ата-аналарга. Паника башлана, куллар калтырый, уйлар бутала. Тик вакытны сузу бер дә файдага түгел. Мондый хәл килеп чыккан очракта, шунда ук полициягә һәм ирекле ярдәмчеләргә шалтыратырга кирәк. Алар төнлә дә, көндез дә эзләүләргә чыгарга әзер. Русиядә кешеләр эзләү белән шөгыльләнүче 140 тирәсе оешма бар. “Лиза Алерт” һәм “Югалган балаларны эзләү” кебек эре волонтерлык оешмалары елына берничә мең гариза эшкәртә. Әйтик, “Лиза Алерт” оешмасы Мәскәү өлкәсендә югалган һәм ун көннән соң үле гәүдәсе табылган дүрт яшьлек кыз исемен йөртә. Бүген отряд бүлекләре Русиянең 47 төбәгендә эшли. Ике ел элек алар балалар югалу турында ике меңгә якын гариза алган. Узган елның беренче дүрт аенда гына да меңнән артык. Кызганычка каршы, бу сан елдан-ел арта.
Бала югалу төрлечә килеп чыгарга мөмкин. Ул өйдән үз теләге белән каядыр китәргә дә, бәлагә тарырга да, чит кешегә ышанып, аңа иярергә дә мөмкин. Шундый хәл килеп чыкса, беренче чиратта нәрсә эшләргә? Соңгы вакытта төшкән фотосурәтен табарга һәм кичекмәстән полиция бүлегенә гариза бирергә кирәк. Югалган вакытта баланың өс, аяк киемнәре һәм шәхси әйберләренең җентекле сурәтен, аңа гына хас булган билгеләрне әйтергә кирәк. Һичшиксез, теркәү номерын һәм хезмәткәрнең телефонын язып алырга. Полиция гариза кабул итүдән баш тарткан очракта, 112 номерына шалтыратырга кирәк, чөнки бу шалтырату үзе үк теркәлгән гариза булып санала.
Әгәр баланың кесә телефоны әти-әнисенең берсе исеменә рәсмиләштерелгән булса, оператордан шушы номер буенча соңгы шалтыратулар турында мәгълүмат алырга кирәк. Баланың кайда булуы турында белергә мөмкин булган һәркемгә шалтыратырга кирәк, чөнки аны юкка чыкканчы күргән кешеләр булуы ихтимал. Әлбәттә, ярдәм сорап волонтерларга шалтыратырга кирәк. Эзләүләргә мөмкин кадәр күбрәк кешене – туганнарны, дусларны һәм танышларны җәлеп итү зарур.

Кайсы очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?

– Бала урман-парк зонасында, сулык янында югалса: озакка сузмыйча полициягә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез. Коткаручылар килгәнче елга, койма, электр тапшыру линияләре буйларын карап чыгыгыз.
— Транспортта югалса (сезнең белән бергә кирәкле тукталышта төшмәгән яисә аймылыш булган очракта): бала турында вокзал, метро станциясе, автостанция, яки транспорттагы линия Эчке эшләр идарәсе хезмәткәренә хәбәр итегез. Киләсе тукталышка барыгыз, бәлки, ул анда чыккандыр. Әгәр бала юк икән, полициягә шалтыратыгыз.
– Җәмәгать урыннарында (вокзалларда, стадионнарда, сәүдә үзәкләрендә) югалса: кичекмәстән менеджерларга, мәгълүмат, яки сак хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, полициягә шалтыратыгыз. Микрофон аша игълан итүләрен сорагыз. Урында калыгыз һәм полицияне көтегез.
Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү үзәгенең “кайнар линия” телефоны: 8-800-700-56-76.
“Лиза Алерт” эзләү-коткару отрядының Русия буенча түләүсез “кайнар линия” телефоны: 8-800-700-54-52.
“Поиск детей-Уфа” (Башкортстан) төбәк оешмасының дежур номеры: 8-927-969-89-19.
Статистика буенча, югалган балаларның 98 проценты иртәме-соңмы табыла. Әмма хәбәрсез югалганнары — газиз кешеләренең йөрәгендә төзәлмәс яра. Алар истәлегенә “Лиза Алерт” отряды ирекмәннәре нәкъ шушы көнне өмет нурларын кабыза — янып торучы фигуралар куя. Югалган балалар кайчан да булса үз өйләренә юлны тапсыннар иде…

Юлия Төхбәтуллина.

Фото:onlinetambov.ru
Читайте нас