+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Май 2020, 13:12

Эшсезлек буенча пособиеләрне түләү вакыты озайтыла

Русия Президенты Владимир Путин 27 майдагы киңәшмәсендә хезмәт базарындагы хәлләргә бәя бирде. Әлеге киңәшмәдә ул эшсез калучы гражданнарга пособие түләүне тагын өч ай айга озайтырга кушты.

Русия Президенты Владимир Путин 27 майдагы киңәшмәсендә хезмәт базарындагы хәлләргә бәя бирде. Әлеге киңәшмәдә ул эшсез калучы гражданнарга пособие түләүне тагын өч ай айга озайтырга кушты.

Аның сүзләренчә, пандемия дөньякүләм кооперация элемтәләрен бозды.

— Эпидемия һәм аның белән бәйле чикләүләр дөньяның барлык илләре икътисадында тискәре чагылыш тапты: ихтыяҗ, эшлекле активлык кимеде, күп кенә кооперация элемтәләре һәм инвестиция планнары туктатылды. Бу безнең икътисад тармакларында, предприятиеләребездә дә бик җитди рәвештә чагыла, — диде дәүләт башлыгы.

Президент әйтүенчә, хәзер 1,9 миллион кеше эшсез. Шуңа күрә коронавирус шартларында гаиләләрнең керемнәрен саклау хакимият өчен өстенлекле бурыч булып тора.

Русия Президенты Владимир Путин чәршәмбе киңәшмәсе барышында эшсезлек буенча пособиеләрне түләү вакытын өч айга озайту турындагы тәкъдимне хуплады.

Шулай итеп, пособиеләр 1 октябрьгә кадәр түләнәчәк.

Ил башлыгы 1 майдан эшсезлек буенча минималь пособиене өч тапкыр — 4,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу пособие 1 августка кадәр түләнәчәк, дип яза vatantat.ru.
lady.tut.by
Читайте нас