+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Май 2020, 06:45

Кемнең башы җиткән?

Уфада яшәүчеләр гадәти булмаган балалар мәйданчыгын күреп алган.

Уфада яшәүчеләр гадәти булмаган балалар мәйданчыгын күреп алган.

Дәүләткилдиев урамы ихатасында комлыкны канализация люгы өстенә куйганнар. Мондый куркыныч конструкция халыкның ачуын китергән.

Гадәти, әмма заманча ишек алды балалар өчен хәвефле булып чыккан. Таулардан, таганнардан, баскычлардан һәм башка конструкцияләрдән тыш, мәйданчыкта комлык урнаштырганнар. Дөрес, ком урынына анда канализация люгы булган.

Уфалылар мондый ихатаны балалар өчен хәвефле дип саный. Йортларда яшәүчеләр идарәче компанияне мондый гадәти булмаган инженерлык карарын төзәтүне сорый. Ниндидер бәхетсезлек очрагына кадәр...

Фото: bash.news.ru
Читайте нас