+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2020, 08:30

24 июнь ял көне дип игълан ителде

Ул көнне Җиңү парады узачак.

Билгеле булуынча, 24 июньдә Җиңү парады уздыру турында карар кабул ителде. Русия Президенты Владимир Путин указга кул куйды, аның нигезендә 24 июньдә Русиядә ял көне булачак. Тиешле документ Кремльнең матбугат хезмәте тарафыннан урнаштырылган.

Указ нигезендә, 24 июньдә Мәскәүдә урындагы вакыт белән 10 сәгатьтә Кызыл мәйданда, шулай ук Русиянең башка шәһәрләрендә хәрби парадлар узачак. Ә 22 сәгатьтә Русия шәһәрләрендә бәйрәм салюты атылачак.


Фото: russian.rt.com сайтыннан.
Читайте нас