Ел саен 31 майда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һәм аның партнерлары Бөтендөнья тәмәкесез көнне билгеләп үтәләр.
Бу көнне бөтен дөньяда тәмәке тартуга каршы халыкара акция - Бөтендөнья тәмәкесез көн, ягъни тәмәке төтененнән ирекле көн үткәрелә. Ул 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителгән.
Дөнья җәмәгатьчелеге алдына XXI гасырда тәмәке тарту проблемасын юкка чыгаруга ирешү бурычы куелган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу акция белән планета халкын (планетадагы барлык ир-егетләрнең яртысыннан артыгы һәм хатын-кызларның чиреге тәмәке тарта) начар гадәттән - кешелек тарихында иң киң таралган эчкечелек һәм наркомания белән бер рәттә торучы никотиноманиядән кисәтә.
Тәмәке - аны даими рәвештә кулланучы кешеләрнең яртысы үлә торган бердәнбер легаль продукт. Кешеләр өчен никотинның үлем дозасы - 50-100 миллиграмм. Көненә 20-25 тәмәке тартканда 30 ел эчендә тәмәжник үзенең үпкәләре аша 50-160 килограмм тәмәке үткәрә һәм аны кечкенә дозалар белән кертүдән генә үлми кала.