+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июнь 2020, 07:50

Дүсәндә чик сакчыларына мемориал куелды

Бишбүләк районының Дүсән авылында мәктәп ихатасында Русия чик сакчыларына гранит мемориал барлыкка килде.

Бишбүләк районының Дүсән авылында мәктәп ихатасында Русия чик сакчыларына гранит мемориал барлыкка килде.
Дүсән авылыннан чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләр үз көче белән истәлекле плитә куяр өчен 75 мең сум акча җыйган. Мемориалны булдыру идеясе - Рамил Садров һәм Раян Низамовныкы. Алар белән бергә авыл өчен истәлекле һәм мөһим булган комплексны төзүдә Фәнис Шәрәфуллин, Илнур Төхвәтуллин, Габдулла Хәйдәров, Ленар Гафиятов, Ринат Хәкимов катнашкан.
Авыл халкы бу идеяне хуплаган өчен Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллинга һәм Биккол авыл биләмәсе башлыгы Ришат Әхмәтшинга аерым рәхмәт белдерә.
Чик сакчылары көне 28 майда билгеләп үтелә. Яшел беретлы егетләр хөрмәтенә Дүсән авылында төзелгән яңа мемориал чик буе гаскәрләренә хөрмәт һәм хәтерне сакларга ярдәм итәчәк, дип яза "Светлый путь" гәзите.
Фото: "Светлый путь".
Читайте нас