+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2020, 13:13

Яр буенда кызынганда да битлек кияргәме?!

Кәккүк кычкыра башлагач, су керергә ярый, ди иде өлкәннәр. Бу безнең якларда якынча май азагы - июнь башларына туры килә. Башка елларда, гадәттә, 1 июньнән су коену сезоны башлана иде. Быел яр буйларында битлек киеп ял итәргә туры килер микән?

Русиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шул хакта хәбәр итте. Аның анонсы Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән.

«Без пляжда битлек киюне таләп итмибез», — дип яза Попова.

Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Бер гаилә әгъзалары булган кешеләргә бу таләп кагылмый, әлбәттә.

Таҗлы вирус инфекциясе таралу куркынычын искәртү максатында барлык пляжларда да махсус патрульләр булдыру киңәш ителә.
biletik.aero
Читайте нас: