Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең еллык хезмәт хакы үзгәрмәгән диярлек.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның иң бай депутаты - Әхмәт Ишмөхәммәтов.
"Ойл-Сервис" компаниясе хуҗасы 257,1 миллион сум акча эшләгән, дип аңлашыла республика Корылтае сайтындагы мәгълүматлардан.
"ПСК-6" төзелеш фирмасы хуҗасы Олег Филипповның кереме бер ел эчендә үзгәрмәгән диярлек һәм 149,2 миллион сум тәшкил иткән.
"Аструм" ДК президенты Денис Назаров бу аерым исемлекне йомгаклый, ул 115,9 миллион сум эшләгән.
Спикер Константин Толкачевның бер ел эчендә кереме үзгәрмәгән диярлек - 6,5 миллион сум.
Фото: РИА Новости.