+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 июнь 2020, 08:14

Эт артыннан канлы эзләр кала...

Әзмәвердәй ир кечкенә этне типкәли-типкәли кая алып бара?

Әзмәвердәй ир кечкенә этне типкәли-типкәли кая алып бара?

Башкортстанның хайваннарны яклаучылары чаң кага: Стәрлетамакта билгесез ир-егетнең каны агып торган этне сөйрәп алып баруын алар видеога төшереп алган.

Биредәге "Сода" Мәдәният сарае районында яшәүчеләр моңача күрелмәгән рәхимсезлек шаһиты булган. Алар ирне акылына килергә чакырып та караган, бичара этне үзләренә бирүен дә сораганнар. Әмма билгесез ир, этне типкәләп, каядыр алып баруын дәвам иткән. Ул кешеләр белән сөйләшүдән, килеп туган хәлнең асылын аңлатудан баш тарткан.
Әмма аның артыннан килүчеләр чигенергә җыенмаган, һаман аның белән сөйләшүләр алып барган. Тик ни әйтсен инде ул аларга? Мондый кыргыйлыкка шаһитлар кирәкми шул.

Видеодан күренүенчә, эт каны агып торган коерыгын ялап алырга тырыша, әмма хуҗасы аның саен каешын үзенә таба каера, ә эт, кечкенә капчык кебек, аның артыннан сөйрәлеп бара. Юлга канлы эзләр салына...

Җан иясенә шундый рәхимсез бу бәндәдән тагын ни көтәргә кала?! Бу кылыгы өчен ул җавап бирерме?

Фото:https://bash.news/
Читайте нас