+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 июнь 2020, 11:30

Туристларны Казанда күңелле тәкъдимнәр көтә

Быел туристлар өчен чикләр ачылган очракта да, коронавирус пандемиясе белән бәйле чит илләргә сәяхәт итүдән тыелып торырга киңәш итә табиблар. Үзебезнең Башкортстанда күпме гүзәл тарафлар бар! Ут күршебез Татарстан буйлап сәяхәт тә яше-карты күңеленә хуш килергә тиеш. Моның өчен быел мөмкинлекләр дә, кызыклы тәкъдимнәр дә бар.

Татарстанда, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе белән берлектә, Туризм комитеты «2+1» программасын эшләгән.

Аның беренчесе гаилә белән ял итүчеләр өчен бер дигән булачак. 12 яшькә кадәрге бала әти-әнисе белән кунакханәдә бушлай яшәячәк. Акция кысасында туристка кунакханәдә яшәү өчен тагын бер төн түләүсез биреләчәк. Моңа өстәп, Казан үзәге буйлап ике сәгатьлек экскурсия дә каралган. Акция турында vatantat.ru яза.

Үзебездәге ризыклар белән беррәттән, чит илләр өчен традицион булган аш-суны да тәмләп булачак икән. «Ялларда 1001 ләззәт» туристлык программасы кысасында халыкны кызыклы урыннарга йөртәчәкләр.

– Бу программа ялны бер районда уздыруны күздә тота. Бәясе – 2200 сум. Монда кунакханәдә яшәү, ике экскурсия, ике төшке һәм бер иртәнге аш керә. Программа иң элек Татарстан кешеләренә тәгаенләнгән. Билгеле, читтән килүчеләр дә аннан файдалана ала. Хәзер дүрт маршрут бу программага кертелгән, ул да булса – Кама Тамагы, Чистай, Болгар һәм Алабуга. Алга таба исемлекне зурайтырга исәп.

Бу туристлык үзәкләрендә экологик чиста продукция дә сатып алырга мөмкин булачак. Мисал өчен, Чистайда сыра җитештерү заводына алып барачаклар. Кама Тамагында туристлар сыр заводын караячак, – дигән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Бәяләрнең зур ташламалар белән исәпләнүен дә искәртә ут күршеләребез.
Фото: ufa.cian.ru
Читайте нас