Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәлак булган Уфа кызы һаман җир куенына салынмаган.
15 майда Дубайда фаҗигале һәлак булган Уфа кызы Юлия Хәбибуллинаның гәүдәсе туган ягына кайтарылмый. Кызны Гарәп Әмирлекләрендә җирләячәкләр, дип хәбәр итәләр Русия Тышкы эшләр министрлыгыннан.
«Мәрхүмәнең туганнарының теләгенә ярашлы һәм мөселман йолалары буенча кремация рөхсәт ителмәү сәбәпле, Юлия Хәбибуллина Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә җирләнәчәк», – дип язганнар ведомстводан, мәрхүмәнең ахирәте Әлфия соравына җавап итеп.
Фаҗигадән соң инде ярты ай вакыт узса да, кызның гәүдәсе әле дә моргта кала. Әмирлекләрнең хокук саклау органнары күмүгә рөхсәт бирми. Алар кирәкле документлар бирүдән баш тарта, шул исәптән, үлем турында таныклыкны да бирмиләр. Үз карарында чит ил дәүләте вәкилләре берничә анализ һәм экспертиза нәтиҗәләренең булмавына сылтана. Эш изге Рамазан ае сәбәпле дә озакка сузылды.
"Изге Рамазан аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт органнарының эш режимы үзгәрү сәбәпле, Юлия Хәбибуллинаның гәүдәсен бирү процессы озакка сузылуына прокуратура тикшерүе үткәрү зарурлыгы белән бәйле", – дип аңлаттылар Тышкы эшләр министрлыгында.
Әлфия сөйләвенчә, гарәп дәүләтенең хокук саклау органнары Русия консулына 31 майда, якшәмбе көнне, җирләү өчен Юлия гәүдәсен бирергә вәгъдә иткән. "Нәтиҗәдә, барысы да үз урынында калды. Юлиянең җаны тынычлык тапсын, шарты китереп җирләнсен иде", - ди Әлфия.
Исегезгә төшерәбез: Юлия Хәбибуллина профессиональ фотограф иде. Үләсе көнне ул Дибба тауларында матур фото ясау өчен кыяга менә, әмма упкын читендә тигезлекне югалта да 10 метрлы биеклектән егылып төшә.
Алынган җәрәхәтләрдән һәлак булган кызның әти-әнисе аның чит илдә җирләнәчәге белән килешкән.
Фото:https://bash.news/