+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2020, 07:35

Балалар омбудсмены Путинны да аптыратты

28 майда җиденче сабыен тудырган Анна Кузнецова 1 июньдә очрашуда катнашты.

28 майда җиденче сабыен тудырган Анна Кузнецова 1 июньдә очрашуда катнашты.

Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенч вәкил, 38 яшьлек Анна Кузнецова, 1 июньдә Владимир Путин белән онлайн-киңәшмәдә катнашты.
Шунысы кызыклы, 28 май көнне Анна Кузнецова җиденче тапкыр әни булды — ул улын тапты.
“Мондый форманы ничек саклап кала аласыз? 28 май — бу бит әле күптән түгел генә”, - дип гаҗәпләнеп сорады Путин балалар омбудсменыннан.
Анна балалар ярдәм итә һәм “көч бирә”, дип җавап бирде.
Билгеле булуынча, омбудсмен рухани Алексей Кузнецов белән алты бала тәрбияли иде. Ике кызларына һәм дүрт улларына янә бер энекәш алып кайтып, гаиләнең бәхетен тагын да арттырды.

Фото: zzackon.ru
Читайте нас