Әгәр ул сезнең бала укыган мәктәптә эшләсә?
Түбән Варта шәһәрендә 59 яшьлек физкульура укытучысын кулган алганнар, ул биш ел буена укучы кызларны көчләүдә һәм җәфалауда шикләнелә. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, бу ир 2015 елдан 2020 елга кадәр 15 яшьтән 16 яшькә кадәр кызларга карата берничә мәртәбә җенси характердагы бозык гамәлләр кылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр өч зыян күрүчене ачыклаган. Алар көчләүченең үзләре турында начар хәбәр таратуыннан, шулай ук аның йомгаклау аттестациясенә йогынты ясау мөмкинлегеннән куркып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән.
Тикшерүчеләр физкультура укытучысының җинаятьчел эшчәнлеге турында зыян күрүчеләрнең берсенең дус кызы ярдәмендә белә, ул педагог турында мәгълүматны тикшерүне сорый. Укытучылар һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелгән сораштырудан соң факт раслана. 59 яшьлек шикләнелүченең үз-үзен тотышы турында күпләр белә.
Тикшерү комитеты Русия Җинаять кодексының 132 һәм 135 маддәләре («Сексуаль характердагы бозык һәм башка көчләү гамәлләре») буенча җинаять эше кузгаткан. 1 июньдә, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен күреп, шикләнелүче мәктәптән качарга маташса да, аны Росгвардиянең ОМОН хезмәткәрләре ярдәме белән тоткарлыйлар.
Якын арада шикләнелүчегә кисәтү чараларын сайлау турында суд утырышы булачак. Тикшерү шикләнелүчене кулга алуны сорый. Шулай ук, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан җинаятьне яшерү фактларын тикшерелә, укучылар шикләнелүченең үз-үзен тотышы турында күптәннән хәбәр иткән була.
Фото: hmao.sledcom.ru