Экологик һәлакәт нәтиҗәләрен бетерергә дистәләрчә ел кирәк булачак.
Норильскида дизель ягулыгының җиргә һәм су чыганакларына агуы нәтиҗәсендә Арктикага экологик һәлакәт янау сәбәпле, Владимир Путин ашыгыч киңәшмә җыйды.
Ләкин аңа министрлар тәкъдим итә алган бөтен нәрсә - комиссияне җыю, хәрбиләрне җәлеп итү һәм нефтьчеләр белән киңәшләшү иде. Һәлакәт турында соң хәбәр ителү, хәбәрләрнең социаль челтәрләрдән билгеле булуы Президентның бигрәк тә ачуын китерде.
"Сезнең анда сәламәтлек белән барысы да тәртиптәме?" - дип кычкырды Путин Красноярск губернаторы Усска. "Росприроднадзор" башлыгы Светлана Родионова мәгълүматы буенча, ярылган резервуардан җиргә 6 мең тонна нефть продуктлары аккан, суга - 15 мең тонна. Нефть элпәсенең калынлыгы - 20 сантиметр, суда зарарлы матдәләрнең концентрациясе "ун мең тапкыр" күрсәткеченнән артып китә.
"Росрыболовство"да су системасының экологик балансын тергезүгә дистәләгән ел китәчәк, дип саныйлар.
Фото МЧС.