18 яшьлек кызны директор мәктәпкә кертмәгән.
Американың Техас штатында яшәүче кызны килешмәгән прическасы аркасында аттестатлар тапшыру тантанасына кертмәгәннәр. 18 яшьлек кыз чәчен африканча үрдереп, алсу төскә буяткан булган.
Кызның әнисе сүзләренә караганда, аңа мәктәп директоры шалтыраткан һәм, әгәр аның кызы чәчен үзгәртмәсә, аттестат тапшыру тантанасына кертмәячәкләре турында белдергән.
Гаилә адвокатына мәктәп җитәкчелеге кызны чәченең төсен үзгәртүне соравын, чөнки ул булачак чараның дресс-кодына җавап бирмәве турында белдергән. Әнисе, үз чиратында, директор кызының чәч толымнарын сүтүен дә таләп иткән, дип ышандыра.
Билгеле булуынча, кызны тантанага кертмәгәннәр, чөнки ул чәчен үзгәртүдән һәм баш киеме киюдән баш тарткан.