+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь 2020, 13:15

Көләрсең дә, еларсың да...

Уфаның Совет районы Җәлил Киекбаев урамындагы 11 санлы йортның 6нчы подъездында яшәүчеләр күтәрмәдән коляскада ничек күтәрелергә икән, дип баш вата.

Уфаның Совет районы Җәлил Киекбаев урамындагы 11 санлы йортның 6нчы подъездында яшәүчеләр күтәрмәдән коляскада ничек күтәрелергә икән, дип баш вата.
Алар бу хакта социаль челтәрләргә язган. Мөрәҗәгатьне "Инцидент" системасы теркәгән. Район хакимияте башлыгы урынбасары Адик Фәтхуллин биргән җавапта “Микрорайон Молодежный” идарәче компаниясенең әлеге подъезд пандусын ремонтлавы турында белдерелә. Нефтекамада яшәүчеләргә юл мәсьәләсе тынгы бирми.
“Юбилейныйдан Дорожная урамына җәяү барып карагыз әле. Үзегез күрерсез. Көләрсең дә, еларсың да, тротуарларны хәзер шулай салалармы әллә?” дип аптырый алар.
“Тротуарлар СНиПка ярашлы ремонтланды. Башта чистартылды, аннары тирән чокырлар күмдерелде һәм, асфальт ватыкларын кулланып, тротуар биеклегенә кадәр тигезләнде. Арытаба өслеккә битум коялар, аннары гына кайнар асфальт түшиләр һәм кәтүк ярдәмендә тыгызлыйлар. Әгәр дә сез ниндидер участокта дефект күрсәгез, төгәл урынын күрсәтеп, фотосын җибәрегез”, – дип язган Нефтекама шәһәре хакимияте вәкиле Рөстәм Габдуллин.
Боларның барысы да “Инцидент-менеджмент” ярдәме белән башкарылган. Халыкның әлеге хезмәткә булган ышанычы, димәк, социаль челтәрләрдә төрле мөрәҗәгатьләр саны, көннән-көн арта.
Читайте нас