+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь 2020, 10:33

Коронавирустан вакциналыйбыз дип, безне чиплаштырачаклармы?

Бөтен дөньяга танылган «Майкрософт» компаниясе җитәкчесе Билл Гейтс соңгы арада таралган имеш-мимешләргә җавап биргән. Ә аларда коронавирус пандемиясе планетабызны яулап алуда, арытаба аны бетерү өчен вакцина эшлибез, дигән булып, бөтен халыкны, йорт хайваннары шикелле, чиплаштыруда нәкъ менә Гейтсны гаеплиләр.

Бөтен дөньяга танылган «Майкрософт» компаниясе җитәкчесе Билл Гейтс соңгы арада таралган имеш-мимешләргә җавап биргән. Ә аларда коронавирус пандемиясе планетабызны яулап алуда, арытаба аны бетерү өчен вакцина эшлибез, дигән булып, бөтен халыкны, йорт хайваннары шикелле, чиплаштыруда нәкъ менә Гейтсны гаеплиләр.

Гейтсның коронавирусны таратудагы эшчәнлегенә америкалыларның 28 проценты ышана икән. Бу махсус сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган. Барлык халыкны вакциналаган вакытта, тәннәренә чиплар урнаштырылып, һәркемнең кайда нәрсә эшләп йөрүен белеп булачак, дигәнгә башка илләрдә дә ышанучылар бихисап, ди.
Бу чиплар турында безнең үзәк каналда да "Кеше һәм закон" тапшыруында бик куркыныч итеп сөйләнелде. Әлеге электрон җайланмалар ярдәмендә кешене, кирәкми башласа, роботны сүндергән кебек, сүндереп тә куеп була дигән фикер дә әйтелде хәтта.
Бу шаккатмалы имеш-мимешләрнең таралуында Билл Гейтс һәм аның хатыны Мелинда Фондының вакцина ясауга һәм эпидемия нәтиҗәләре белән көрәшкә зур акча - 300 миллион доллар бүлүе дә этәргеч булган, әлбәттә.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Билл Гейтс "акылсыз адәмнәрнең" әлеге гайбәтләренең үзен хафага салуын белдергән. Бер яклап, бу гайбәтләрдән көләсе килсә, икенче яклап, аларның бөтен кешелек өчен никадәр зур хәвеф тудыруын аңлыйм, дигән ул.
"Мин беркайчан да микрочиплар белән шөгыльләнмәдем, - ди миллиардер. - Планетабыз халкында коронавируска каршы тотрыклы иммунитет булдыру өчен аның 80 процентын вакциналарга кирәк. Ә бу гайбәт аркасында прививкадан баш тартучылар да күп булырга мөмкин. Вакыйгалар шушы юнәлештә барса, яше-карты таҗлы вирустан бик күп кырылачак", - дигән ул.
Фото: iz.ru
Читайте нас