+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь 2020, 07:15

Машинаның бензин багына шырпы сызып ташлаганнар...

Стәрлетамак районында үсмерләр уены күңелсез тәмамланган.

Стәрлетамак районында үсмерләр уены күңелсез тәмамланган.

Шушы көннәрдә Стәрлетамак районының Талалаевка авылында үсмерләр ташландык машинаның бензин багына шырпы сызып ташлаган. Бу хакта UTV-Стәрлетамак шәһәр телеканалы хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, шартлау булган. 9 яшьлек малай җитди тән пешүе алган.
Җәйге каникуллар башлану белән балалар һәм үсмерләр арасында күңелсез хәлләр килеп чыгып кына тора. Шуңа да аларга ут, ягулык белән шаяруның хәвефле булуын вакытында аңлатырга кирәк.
Читайте нас