Бу коточкыч хәл Уфада булган.
Кичә, 5 июньдә, Уфа шәһәрендәге күпфатирлы йортның 10нчы катыннан кечкенә бала егылып төшкән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.
Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, 18 сәгать 15 минутта ведомствога Тынычлык урамында тәрәзәдән бала егылып төшүе турында хәбәр килгән.
Соңыннан ачыклануынча, 10нчы кат тәрәзәсеннән ике яшьлек кыз бала егылып төшкән. Ул өйдә ялгызы булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала исән калган.
Ашыгыч ярдәм бригадасы аны дәваханәгә алып киткән. Коточкыч хәлнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.