+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июнь 2020, 08:30

Авызын томалап, кулын сындырганнар...

Бер төркем үсмер 10 яшьлек малайның сәламәтлегенә җитди зыян салган.

Бер төркем үсмер 10 яшьлек малайның сәламәтлегенә җитди зыян салган.
13-15 яшьлек биш яшүсмер Санкт-Петербургның Выборг районындагы балалар мәйданчыгында ун яшьлек малайны таяк белән кыйнаган.
2010 елгы Егор Б. таганда атынырга теләгән, әмма бер төркем үсмер аны, "бу - аларның территориясе" дип кисәтеп, кертмәгән. Ләкин малай таганнан барыбер файдаланырга булган, шуның өчен каты кыйналган. Әлеге хәл кичә булган.
Үсмерләр, кычкырган тавышлар ишетелмәсен, дип, куллары белән аның авызын томалаган. Нәтиҗәдә, малай култык асты зонасы өлкәсендә ертык яра алган һәм сул кулы сынган. Ул өенә шок хәлендә мөстәкыйль рәвештә кайткан, әти-әнисе ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.
Читайте нас