+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июнь 2020, 16:50

Республика Башлыгы социаль хезмәткәрләрне тәбрикләде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың социаль өлкә хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың социаль өлкә хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантана Социаль хезмәткәрләр көненә туры китерелеп оештырылды.

– Соңгы атналарда медицина хезмәткәрләре дә, волонтерлар да, социаль хезмәткәрләр дә кешеләр сәламәтлеген саклау өчен көрәштә алгы сызыкта, – диде төбәк җитәкчесе. – Әле без кичергән хәл һәм шартлар аерым көч һәм ресурслар таләп итә. Сезгә тиз арада яңа шартларга яраклашып эшли алганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Башкортстан Башлыгы социаль хезмәткәрләргә һөнәрләренә тугрылык өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек, җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас