Сабыйны өч тәүлек эзләделәр.
Салават районының Урмантау авылында өч көн элек югалган 6 яшьлек малай кичә, 7 июнь кичендә, табылган. Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү комитетына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Баланы Иделбай авылыннан ерак түгел урманда тапканнар. Бәхеткә, ул исән. Тикшерү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен аны Малаяз район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. "Балага карата җинаять гамәлләре кылынмаган ", — дип белдерә Тикшерү комитеты.
Эзләүдә 200гә якын кеше— Тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, МЧС, Росгвардия хезмәткәрләре, “Лиза Алерт” эзләү-коткару отряды волонтерлары һәм авыл халкы катнашкан. Баланы җирдә, суда һәм һавада эзләү өчен махсус криминалистик техника, шул исәптән вертолет, пилотсыз очу аппаратлары, квадроцикллар һәм су транспорты кулланылган.