Гафури районында эчкечелек сазлыгына баткан гаиләләр белән җитди эш алып барыла.
Җир йөзендә үскән үлән-агачлар төрле булган кебек, кешеләр дә холык-фигыль, төс-кыяфәт, хәтта ашау-эчүләре белән бер-берсеннән аерыла. Әмма барысын да кешелек сыйфатлары берләштерә — алар тормышны дәвам итүчеләр булып тора. Безнең халыкка күптәннән тыйнаклык, юмартлык, уңганлык кебек сыйфатлар хас, һәр гаилә өчен нәсел, соклангыч буын калдыру бурычы язылмаган канун булып торган. Әмма соңгы вакытта кешелек сыйфатларын югалткан, эчкечелек белән шөгыльләнергә яраткан ата-аналар, бозык гаиләләр, тәрбиячесез калган балалар саны арту борчуга сала.
Шушындый авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм кулы сузу, профилактик эшне киңәйтү максатында район хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Байдәүләтова җитәкчелегендәге махсус төркем — район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге, балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия, “Гаилә” үзәге, мә-гариф бүлеге, үзәк район дәваханәсе белгечләре рейдка чыкты.
Комиссия үз эшен Сәетбаба авыл биләмәсеннән башлады. Утырышка авыл биләмәсендә имин булмаган һәм исәптә торган 14 гаилә чакырылган иде, шуларның тугызы килеп, аларның яшәү рәвеше тикшерелде. Ниндидер сәбәпләр аркасында бишәве бирегә килүне кирәк дип тапмаган, комиссия соңыннан аларның өйләренә йөреп чыгарга карар итте.
Тәүгеләрдән булып комиссия алдына өч бала атасы килеп утырды. Ул моңа кадәр матур итеп яшәгән, тик аракы яратучы хатынны өенә керткәннән соң, “бәйрәмнәр” башланган. Бу хатын аны яхшы юлга алып чыкмаячагы моңа кадәр булган комиссия-ләрдә дә әйтелгән, әмма “яшел елан” ирне дә агулап өлгергән. Аңа тиз арада наркология кабинетына килергә кушылды.
Тол хатын Р. Ә. балигь булмаганнар эше буенча исәптә тора. Комиссия әгъзаларының фәһемле киңәшләреннән соң, яшь ана үзе наркологка барырга вәгъдә бирде. Ә инде су сөлеге кебек матур, мул тормышта яшәүче Г. Г., моңа кадәр эчкечелектән дәваланса да, яңадан шушы яман гадәтенә тотынган. Ул да табиб, психолог ярдәме кирәк булуы турында кисәтелде.
32 яшьлек Г. Х. паспортын алыштырырга 12 ел буена вакыт тапмаган, шул аркада балаларына пособие алалмавы ачыкланды. “Гаилә” район үзәге бел-гечләре аңа документларын тәртипкә китерергә ярдәм итә-чәкләрен, тик кичектерми килүен сорады.
А.К.ның хатынының өйдән китү очраклары күптәннән билгеле булган. Үзе акча эшләү өчен эшкә киткәндә балаларын картәниләре карый. “Күке” әнидән файда булмаячагы билгеле, әти кешегә, үзен кулга алып, балалары хакына тормышын үзгәртергә киңәш бирелде.
Каварды авыл биләмәсендә имин булмаган һәм исәптә торган 9 гаилә исәпләнеп, махсус комиссия чакыруына шуларның җидесе килде. Комиссия утырышында авылдашлары язмышына битараф булмаган укытучылар һәм башка авыл зыялылары катнашты. Бу авыл биләмәсендә исәптә торган гаиләләрнең хәле дә кызганыч һәм тизрәк тәүбәгә килүне таләп итә.
Тәүгеләрдән булып комиссия каршында баскан Г. Ю. бер тапкыр дәваланган, аңа, үзен кулга алып, балаларын яхшырак карау кирәклеге әйтелде. Ә менә Р. Д.га күптән дәваханәгә барырга юллама бирелсә дә, эчүгә сабышыпмы, вакыт тапмаган. Комиссия бу чарадан соң аның өенә барып, тормыш иптәшенә хаты-нының саулыгына битараф булмаска кирәклеге әйтелде. М. М.ның барысы да әйбәт кебек, әмма сирәк кенә эчеп, хатынына кул күтәрүе аркасында гаилә җимерелү алдында. Хатын-кызлар советына бу гаиләгә күз-колак булып торырга, иргә тиз арада наркологка барырга кушылды. Эчкечелек белән шөгыльләнергә яраткан М. А.ның гаиләсендә берсеннән-берсе кече балаларның дөрес тукланмый, тиешле тәрбия алмый үсүе ачыкланды. Ата-ананың икесенә дә икенче көнгә ук наркологка бару зарурлыгы, балаларны бу хәлдә калдыру ярамаганлыгы аңла-тылды.
Комиссия әгъзалары шулай ук очрашуга килгән һәркемнән өйләрендә янгынны кисәтү ко-рылмасы куелганмы-юкмы икән-леген, электр утын кулланган өчен вакытында түләп барулары турында белеште.
Һәркемнең язмышы маңгаена язылган, дисәләр дә, эчүгә сабышып, балаларын карамый йөргән кеше бу юлны үзе сайлап аладыр. Аеруча гүзәл зат булган аналарның эчкечелек сазлыгына бата баруы кызганыч. Ә инде бу очрашудан соң кайберләре аңы-на килеп, аек юлга басуында, балаларының киләчәге турында кайгыртучанлык күрсәтә башлавында шушындый профилактик чараларның әһәмияте, файдасы зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Һәркем үзенә кирәкле шө-гыль табып, аткан яңа таңга куанып, балаларын сөеп, матур итеп яшәсен иде.
Әлфия ВӘЛИЕВА.
Гафури районы.
Шул ук вакытта...
Алкоголизмнан мәҗбүри дәвалаячаклар
Исерек ата-аналар гаебе аркасында балалар белән булган фаҗигале хәлләр властьларны алкоголизмнан мәҗбүри дәвалау турындагы мәсьәләгә кире кайтырга мәҗбүр итте. Бу уңайдан Русия парламентында закон проекты эшләнә.
Әлеге проект узган елның көзендә элекке баш санитария табибы Геннадий Онищенко башлангычының дәвамы дияргә кирәк. Аның идеясе кайчандыр СССРда булган айныткычлар һәм дәвалау-хезмәт профилакторийларын янә эшкә кушудан гыйбарәт иде. Бу алым исерекләрне ябып куеп айныту һәм дәвалауны күз уңында тота.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн фикеренчә, илдәге наркология хезмәте тәкъдим ителгән чараларны кертүгә тулысынча әзер.
— Мәҗбүриләп госпитализацияләү турындагы идеяне тулысынча хуплыйм. Безнең һәр өлкә һәм төбәктә бик көчле наркология хезмәте булдырылды. Эш өчен белгечләр дә җитәрлек, махсус методикалар да эшләнгән, шул исәптән озакка сузылган мотивацион чаралар да, — дип сөйләде “Известия”гә медицина фәннәре докторы.
Аның белдерүенчә, бүген илдә наркология шактый үсеш алган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, пациент тәмам айнырга теләк белдереп, дәвалаучы белгечкә ышанса, ул кушканнарны тыңласа, 80 процент очракта уңай нәтиҗәгә ирешелә.