Алар өчен ата-аналардан 600 мең сум акча җыйган булганнар.
Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәрендә мәгариф белән идарә итүче учреждениеләр өчен тәрәзәләр һәм компьютер техникасы законсыз рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары акчасына сатып алынган. Бу хакта төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 2019 елда шәһәр мәгариф идарәсе һәм “мәгариф учреждениеләренә хезмәт күрсәтү буенча үзәкләштерелгән бухгалтерия” казна учреждениесе урнашкан бинада мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарының шәхси акчалары исәбенә, гомуми бәясе 600 мең сумнан артык торган, 23 ПВХ тәрәзәсе урнаштырылган.
Шул ук вакытта, документлар нигезендә, әлеге тәрәзәләр 11 балалар бакчасы өчен билгеләнгән булган. Моннан тыш, шул рәвешле муниципалитет 400 мең сумга кыйммәтле компьютер техникасы сатып алган.
Материаллар җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органнарына җибәрелгән.