+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июнь 2020, 11:40

Чакмагыш авылында парк төзекләндерелә

Элегрәк район үзәгендә халык ялы өчен махсус урын юк иде.

Элегрәк район үзәгендә халык ялы өчен махсус урын юк иде.
Гаилә ялы паркы авылның географик үзәгендә урнашкан. Ул сәхнә һәм урам экраны, спорт зонасын, заманча балалар мәйданчыгын үз эченә ала. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышланган Хәтер аллеясында Мәңгелек ут, Советлар Союзы Геройлары - Вахит Галимов, Габдрахман Латыйпов, Василий Николаев бюстлары һәм Дан орденының тулы кавалеры Шәйхелислам Салиховның бюсты урнаштырылган.
Финанслауны Башкортстан социаль максатлы программалар фонды тормышка ашыра. Ачылу 2020 елның июнь ахырына планлаштырылган.
Бүгенге көндә брусчатка белән җәяүлеләр өчен юллар, мәйданчыкларны асфальтлау һәм сәхнә урнаштыру өчен әзерлек бара.
Фото: Чакмагыша районы хакимияте.
Читайте нас