+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июнь 2020, 11:53

Кемнәр бүгеннән чит илләргә чыга ала?

Русия Хөкүмәте чит илләргә чыгарга рөхсәт биргән. Тик менә кемнәргә кагыла бу рөхсәт?

Русия Хөкүмәте чит илләргә чыгарга рөхсәт биргән. Тик менә кемнәргә кагыла бу рөхсәт?

Без бүгеннән чит илләргә дүрт сәбәп буенча чыга алабыз: авыру туганнарыбызны карау, эшләү, уку һәм дәвалану өчен. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча координация советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. Мишустин шулай ук чит ил кешеләренең дә, дәвалану һәм туганнарын карау-тәрбияләү өчен Русиягә керү хокукына ия булуын хәбәр иткән.

Хөкүмәтебез коронавирус таралуны кисәтү өчен инде март аенда ук Русия Федерациясенә чит илләр гражданнарын кертүне, шулай ук Русиядә яшәүчеләрнең күпчелеген чит илләргә чыгаруны вакытлыча чикләү турында карар кабул иткән иде. “Әмма без тормышта төрле хәлләр килеп чыгу ихтималын аңлыйбыз. Кайберәүләргә, әйтик, чирләп киткән туганнарына ярдәм итү өчен хәзерге вакытта безнең илдә булулары бик мөһим. Икенче берәүләргә, киресенчә, төрле сәбәпләр аркасында чит илгә чыгарга кирәк”, – дигән Премьер-министр.
Ул шулай ук Хөкүмәткә бу тема буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр килүен, шуңа күрә мондый хәлдә калган кешеләр өчен чикләүләр режимына үзгәрешләр кертергә карар ителүен искәрткән.
Фото: niann.ru
Читайте нас