Уфа янындагы Йоматау станциясеннән ерак түгел бер ирнең гәүдәсе табыла.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул наркотик дозасын арттырудан соң вафат булган. Бу хакта «КП-Уфа» хәбәр итә.
Билгеле булуынча, ирнең мәете үз машинасында табылган. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар мәетне карап, сул як кулында инъекция эзләрен күреп ала. "Фольксваген" салонында, шулай ук, шприц, кашык һәм спиртлы салфетка яткан. Предметларны алга таба тикшерү өчен алганнар.
Хезмәткәрләр мәрхүмнең шәхесен ачыклый. Ул 33 яшьлек уфалы булып чыга. Ул слесарь булган һәм төньякта вахта ысулы белән эшләгән.
Фото: kp.ru