Башкорт дәүләт аграр университетының 18 яшьлек студенты Хаҗиморат Каландаровны бүген Уфада һәм туган ягы Таҗикстанда герой дип саныйлар.
Егетнең гомере “Кояшлы” пляжыннан ерак түгел Агыйдел елгасында баткан баланы коткарганда өзелде. Хаҗиморат үзе йөзеп ярга чыга алмады, көче бетте...
Аграр университет студент һәлак булганнан соң егетнең гәүдәсен туган ягына җибәрү өчен акча җыя башлаган. Анда аны соңгы юлга озатачаклар.
Таҗикстаннан килгән студентны үлгәннән соң бүләкләргә җыеналар.