Шушы көннәрдә Уфада яшәүчеләр гаҗәп күренешкә юлыккан.
Уфада умарта күче машинаны сарган. Бу хәл башкала сәүдә үзәкләренең берсендәге парковкада булган. Бу хакта “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Шаһитлар әйтүенчә, көтмәгәндә мәйданда бал кортлары күче килеп чыккан. Алар хуҗасы калдырган машинаны сырып алганнар.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар ни өчен нәкъ шушы машинаны кортларның саруын төрлечә фаразлый. Берәүләр автомобильгә бал сыланган, дип шаяра. Икенчеләр фикеренчә, машина газ белән йөри, ә анда махсус һава сафландыргыч ароматизаторлар кушыла. Шуңа да исне тиз тоемлаучы бөҗәкләр машинаны үз иткән.
Хуҗасы машинасына ничек якын килде икән? Иң кызыксындырган сорау ачык кала.
Фото: mixnews.lv