+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Июня 2020, 07:45

Тротуарда... машинага абынабыз

Уфаның Совет районыннан "Инцидент" теркәгән мөрәҗәгатьтә юл проблемасы күтәрелә.

Уфаның Совет районыннан "Инцидент" теркәгән мөрәҗәгатьтә юл проблемасы күтәрелә.
Социаль челтәрләргә язучылар Гобәйдуллин урамына игътибар итүне үтенә. Киртәләп алынган җәяүлеләр зонасыннан кайбер намуссыз водительләр автомобиль кую урыны ясаган. Бигрәк тә 94нче мәктәп капкасы янында. Ни өчен Совет районы хакимияте бу граж­даннарның хокук бозуларын кисәтү җәһәтеннән бернинди чара да күрми, рейдлар үткәрми, дип кызыксыналар хатта.
Башкаланың Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Адик Фатхуллиннан килгән җавапта коммуналь хезмәтләр тарафыннан 94нче лицей янында автомобильләрнең тротуарга һәм газонга үтеп керүен кисәтү өчен блокировка таяклары куелуы турында хәбәр ителә. Автомобильләрне газонга куючыларга карата административ чаралар күрелгән.
Калган сораулар буенча Совет районы хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас