Быелгы җәй афәт-казаларга бай булмакчы, дип куркыткан иде синоптиклар. Алар күренә башлады да инде. Кайдадыр давыл өй түбәләрен алып китте, кайдадыр басуларга, бакчаларга зыян салды. Хәзер менә яшенле яңгырлар күбәйде. 9 июнь кичендә урамга саф һава суларга дип чыккан 61 яшьлек ханым яшен сугудан үлгән.
61 һәм 63 яшьлек ике хатын-кыз, гадәттәгечә, скандинав таяклары тотып, кич белән йөреп керик, дип урамга чыгалар. Бераз атлаулары була, көчле яңгыр ява башлый. Ахирәтләр өйләренә борыла, тик кайтып җитә алмыйлар: яшен суга. Табигатьнең утлы камчысыннан ике хатын-кыз да зыян күрә. 61 яшьлек ханым фаҗига урынында ук һәлак була. Ә аның ахирәте авыр хәлдә дәваханәгә озатыла. Бу хәл ут күршебез Татарстанның Ютазы районында булган.