12 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия көненә һәм Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Салават Юлаевның тууына 266 ел тулу уңаеннан төбәк җитәкчесе курай тавышы астында Башкортстанның милли герое һәйкәленә чәчәкләр салды.
Русиядә һәм Европада иң зур ат статуясы скульптор Сосланбәк Тавасиев проекты буенча эшләнгән. Һәйкәл 1967 елда ачылган. 1970 елда бу эш өчен Сосланбәк Тавасиев СССР Дәүләт премиясенә лаек була.
Русия көнендә республика Башлыгы Башкортстанның Урыс дәүләте составына үз теләге белән керүенә 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына тере чәчәкләр салды.
Һәйкәл 1957 елда салына башлаган, ә аны ачу тантанасы 1965 елда булган. Ул урыс һәм башкорт халыкларының бөек тугандаш дуслыгын гәүдәләндерә.