Русия көнен бәйрәм итү кысаларында ил субъектларында "Русия флаглары. 12 июнь" флешмобы үтә, аның төп максаты - кешеләрне берләштерүне күрсәтү.
Флаг - русиялеләрнең бергә булуының символы, коронавирус Русия көнен бәйрәм итү планнарына үзгәрешләр кертте һәм барлык акцияләр онлайн-форматка күчте.
Уфалылар да читтә калмады, алар үзләренең тәрәзәләрен һәм балконнарын илнең төп символларының берсе белән бизәде.
Моннан тыш, бүген ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге башлангыч очу әзерлеге белән гомуми белем бирү интернат-мәктәбе территориясендә Русия флагын күтәрү тантанасы үтте.
Уфа буенча барлыгы 3800 данәдән артык Русия флагы эленде.