Капканыннан ычкындым дигәч...
Дарья Сараева беренче тапкыр онкологиягә 8 яшьтә юлыккан. Ул вакытта аның эчендә яман шеш тапканнар. Ул зур булган һәм табиблар кызга исән калырга мөмкинлекне вәгъдә итмәгән. Тик ул, ихтыярын йодрыкка туплап, ел ярым буена химия терапиясе белән дәваланган. Авыру чигенгән, тагын өч ел ул әнисе белән Мәскәүгә табибларга барган һәм барысы да яхшы булган.
9 елдан соң, 2019 елның июнендә Дарья нык авырып китә. "Ашыгыч ярдәм" машинасында аны дәваханәгә алып киләләр, эчке кан агуын туктаталмыйча, операция ясыйлар.
«Күңелем белән мин сәламәтлегем начар булуын аңладым. Тик моңа ышанасы килмәде. Начар уйларымны кудым. Әни, элегрәк белсә дә, дәшмәде. Ә аннары табиб палатага кереп: «Онкологиягә барырга әзерме? - дип сорады», — ди бала.
Бу юлы яман шешкә операция операция ясыйлар. "Сидек куыгының эмбриональ рабдомиосаркомасы диагнозы куелды. Беренче тапкыр шеш эч куышлыгында булган, ә хәзер ул сидек куыгыннан үскән. Мәскәүдә аны кисеп алдылар", - дип яза Даша үз блогында.
Әмма яман шеш мәкерле булып чыга, ул бик күп метастазалар бирә. Соңгы ярты елда ул тагын ике операция кичерә һәм 5 химия терапиясе уза. Апрель аенда, Чита крае онкодиспансерында булганда, коронавирус йоктыра. Табиблар аңа химиотерапияне туктатырга мәҗбүр була. Ике атнадан соң ул дәваханәдән чыга, тиз арада химия терапиясен яңартырга һәм нурланыш ясарга кирәк була, тик пандемия белән бәйле хәл аркасында Дашаны дәвалаудан баш тарталар.
Бүген баланың йөрәге тибүдән туктаган. Якыннарының сүзләренә караганда, ул үлемен газаплы һәм куркыныч кабул иткән...
Фото:https://vk.com/feed