+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 июнь 2020, 19:05

Яшел “Жигули”га утырып, "Мишка" кая барган?

Автоинспекция хезмәткәрләре шушы көннәрдә гадәти булмаган күренешкә тап булган.

Автоинспекция хезмәткәрләре шушы көннәрдә гадәти булмаган күренешкә тап булган.

Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәре автоинспекциясе хезмәткәрләре шушы көннәрдә гадәти булмаган күренешкә тап булган. “Жигули” водителенең машина салонында үгез алып китеп баруы аларны чын мәгънәсендә шаккатыра.
Инспекторлар “Мишка” кушаматлы үгезне бәлки күрми дә калган булыр иде, тик хуҗасы аны берничек тә сыйдыра алмагач, башын тәрәзәдән чыгарырга мәҗбүр булган.
— Пассажирыгыз барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Нигә аны хәвефсезлек каешы белән эләктермисез? Креслосы кая? — видеодан күренүенчә, инспекторларның берсе бу күренешне юмор белән кабул иткән.
— Үзеннән сорагыз. Ул теләми! — ди бичара шофер.
— Кушаматы ничек?
— Мишка...
— Мишка, креслоң кайда?..
Видеоязмага сөйләшүнең шаярулы өлеше генә кергән, әлбәттә. “Мишка”сы өчен җавап биргән иргә бик күңелле булмагандар ул...

Фото:bloknot-voronezh.ru
Читайте нас