Владимир Путин белoн видеоконференция вакытында уфалы Михаил Балабанов Президентка коронавирус чорын ничек кичерүе турында сөйләде.
Кризиска кадәр ир спорт кибетендә идарәче булып эшләгән, тик пандемия белән бәйле рәвештә, ул үз теләге белән эштән киткән. Эштән киткәннән соң, аның тормышының ничек үзгәрүе турында Михаил Президентның зур онлайн-киңәшмәсе кысаларында сөйләде.
— Мин «Русиядә эш» порталына кердем, 19 минут эчендә барысын да рәсмиләштердем, эшсезлек буенча пособие алдым һәм барысын да тиз алдым, — дип аңлатты ул. - Минем өч балам бар, 20 мең сум алдык, хәзер 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен пособие көтәбез. Әле мин эш эзләүдә.
— Минем резюмелар урнаштырылган, әмма тәкъдимнәр күп түгел, - дип сөйләде Михаил. - Мәшгульлек хезмәте белән дә үз бизнесыңны алып бару вариантларын карыйбыз, Ходай кушып, кызыклы идея булса, барысы да әйбәт булачак.