+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь 2020, 12:25

Башкортстан - алдынгылар сафында

Башкортстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында коммерциягә карамаган оешмалар өчен алган Президент грантлары саны буенча алда бара.

Башкортстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында коммерциягә карамаган оешмалар өчен алган Президент грантлары саны буенча алда бара.
Башкортстан Республикасыннан Русия Президенты грантларының икенче конкурсына 415 проект кергән. Бу – Идел буе федераль округында - беренче, Русиядә - бишенче урын.
Конкурста Башкортстанның коммерциягә карамаган оешмаларыннан барлыгы 70 841 998 сумлык 72 проект җиңүче булды. Бу Идел буе федераль округында - беренче һәм Русия Федерациясендә - дүртенче урын.
Иң зур грантны - 6 073 606 сумны - «Урыс география җәмгыяте» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе алды. Бу акчалар «Валериан Альбановка һәм Уфа шәһәре һәм Башкортстан Республикасында туган полярникларга багышланган халык җәмәгать музей экспозициясе булдыру» проектына тотылачак.
2017 елдан 2020 елга кадәр Президент грантлары фонды үткәргән һәм Башкортстан катнашкан конкурслар тарихында бу республикадан бер конкурста шулкадәр җиңүчеләр теркәлгән беренче бәйге.
Фото: nko.ru
Читайте нас