Укырга барасы килмәгән үсмергә карата җинаять эше ачылган.
Новосибирск өлкәсендә 17 яшьлек укучы, каникуллардан соң дәресләргә барырга теләмәү аркасында, мәктәпне яндырган.
Әлеге хәл 2020 елның 8 гыйнварында Покровка авылында була. Үсмер мәктәпкә килгән, укытучылар бүлмәсендәге тәрәзәне ватып эчкә кергән, анда компьютерны һәм видеокүзәтү үткәргечен сүндергән. Шуннан соң укучы география кабинетына килеп, стеналардагы географик карталарга ут төрткән һәм мәктәптән чыгып киткән.
Нәтиҗәдә, мәктәп бинасы тулысынча юк ителгән, зыян 2 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Егет гаебен таныган, аңа карата җинаять эше кузгатылган, ул судка җибәрелгән.