Аны соңгы юлга озатырга туган авылында бик күп кеше җыелган.
Уфада һәлак булган 19 яшьлек Хаҗиморат Каландаровның мәетен 16 июньдә туган якларына илтеп тапшырганнар. Аны Таҗикстандагы Рудаки районының Мәүләви авылы зиратында җирләгәннәр.
Егетне соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән. Якыннары аны батыр дип саный.
Хаҗиморат эшкуар Сәидәкбәр Каландаров гаиләсендә өченче бала булган, әтисе сүзләренә караганда, улы мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булып, беркайчан да тирә-юньдәгеләргә ярдәм итүдән баш тартмаган.
- Ул шигырьләр укырга, йөзәргә һәм футбол уйнарга яратты. Русия югары уку йортында укырга һәм яхшы белгеч булырга хыялланды. Бу хыяллар тормышка ашмады, - ди егетнең әтисе журналистларга.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 7 июньдә Уфада «Кояшлы» пляжы янында була. Хаҗиморат дуслары белән ярда ял иткәндә, ярдәм сорап балалар кычкырганын ишетә. Алар шунда ук суга ташлана һәм баткан малайны коткара, әмма Хаҗиморат үзе судан чыга алмый. 13 июнь кичендә Уфадан Таҗикстанга аның мәете белән автомашина китә. Берничә ил чиген узып, батыр егетнең үле гәүдәсен туганнарына тапшыралар. Без аларның авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.
Фото: «Радио Озоди»