+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июнь 2020, 10:33

Ялгыз әниләр һәм әтиләргә яңа төр пособие түләргә җыеналар

Илебездә ялгыз әниләр һәм әтиләргә яңа пособие түли башларга мөмкиннәр. Илкүләм ата-аналар комитеты Дәүләт думасына һәм Министрлар Кабинетына баласын ялгыз тәрбияләүче әниләр һәм әтиләргә вакытлыча өстәмә пособие бирә башларга тәкъдим иткән.

Бу хакта, Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец сүзләренә таянып, Газета.ru хәбәр итә. Волынец әйтүенчә, коронавирус пандемиясе аркасында илдә икътисади хәлләр нык киеренкеләнде. Ә әлеге категория кризис чорында махсус ярдәмсез калды. Эшсез ата-аналарның пособиеләре, бала пособиеләре арткан бер мәлдә ялгызы гына бала тәрбияләүче әниләр һәм әтиләр өстәмә ярдәм чараларыннан башка гына яшәргә мәҗбүр.
“Агымдагы ел ахырына кадәр ялгыз аналар һәм ялгыз аталарга бер гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә айлык компенсация түләүне сорыйбыз”, – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Волынец шулай ук мондый ата-аналар өчен гамәлдә булып килүче барлык түләүләрнең тулысынча сакланып калырга тиешлеген басым ясап әйткән.
Фото: vgoroden.ru
Читайте нас