+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июнь 2020, 08:35

Яшеннән сак булыйк!

Җәй - ямьле, тик шул ук вакытта табигать бәла-казалары да арткан мәл. Шуларның иң куркынычларының берсе - яшен. Саклану чараларын белмәсәң, аның утлы хәнҗәренең зыян китерүе дә бар.

Җәй - ямьле, тик шул ук вакытта табигать бәла-казалары да арткан мәл. Шуларның иң куркынычларының берсе - яшен. Саклану чараларын белмәсәң, аның утлы хәнҗәренең зыян китерүе дә бар.

Шулай итеп, яшен вакытында түбәндәге киңәшләргә таяныгыз.
Яшенле яңгыр башланганда өйдән чыкмаска тырышыгыз. Тәрәзәгә якын килеп карап тору да хәвефле. Әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз, куаклар яхшырак булыр.
Яшен вакытында кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый.
Су яшенне үзенә "тарта", шуңа күрә сулыклар яныннан китәргә ашыгыгыз.
Юлда машинада калсагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз.
Яшен вакытында җиргә ятарга ярамый, гәрчә халыкта шундый ышану йөрсә дә.
Ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз.
Яшен вакытында урман читендә, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый.
Велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.
Фото: sib.fm
Читайте нас