+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Июня 2020, 12:00

Өйләнәм, дип алдаган...

Уфада хатын-кызларны кредитка чумдырып качкан ирне төрмәгә утырттылар.

Уфада хатын-кызларны кредитка чумдырып качкан ирне төрмәгә утырттылар.

Башкалада ялгыз хатын-кызларны алдап йөргән аферистны алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Республика прокуратурасы мәгълүматларына караганда, Благовещенскида яшәүче 36 яшьлек ир Интернетта хатын-кызлар белән танышкан, аларның матди хәлен ачыклаган, өйләнергә вәгъдә иткән. Ышаныч яулап, бурычка акча бирүләрен сорап торган. Ә үзе өйләнгән, дүрт баласы бар икән.

Өч хатын-кыз аңа үз акчаларын ышанып тапшырган һәм 1,3 миллион сумнан артык суммага банклардан кредит алган. Акча алганнан соң, җинаятьче хатын-кызлар белән элемтәгә керүдән туктый. Зыян күрүчеләр алданганлыкларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Моннан тыш, ир менеджер булып эшләгән “Самсон Башкирия” компаниясеннән 3 миллион сумнан артык кыйммәтләрне урлауда гаепле дип табылган.
Җинаять эшен тикшерү барышында ир үз гаебен танымаган.
Суд аңа гомум режимлы төзәтү колониясендә 6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән, китерелгән зыян суммасын түләттергән. Ир суд залында ук кулга алынган.

Фото:myslo.ru
Читайте нас