АКШта 85нче яшендә КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевның улы Сергей вафат булды, дип хәбәр иткән “РИА Новости”га аның дусты Гэри Пауэрс.
Бу мәгълүматны “РБК”га Сергей Хрущевның оныгы Нина раслаган. Гаиләнең дусты, элекке дипломат Марк Гаррисон “РЕН ТВ”га совет лидерының улы 18 июньдә вафат булуын хәбәр итте.
Сергей Хрущев космик системалар конструкторы булып эшләгән, 1963 елда ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.
1990нчы елларда Сергей Хрущев АКШка күчеп итә, КПСС Үзәк Комитетының элекке беренче секретареның улы Америка гражданлыгын 1999 елда алган.