+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2020, 06:05

Чувашиянең элекке башлыгы Михаил Игнатьев вафат

Гыйнварда ул ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алынган иде.

Гыйнварда ул ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алынган иде.

Чувашстан Республикасының элекке башлыгы Михаил Игнатьев дәваханәдә үлгән, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Ул коронавирус белән дәваханәгә озатылган булган. Игнатьевка 58 яшь иде. Ул озак кына дәваханәдә дәвалана, дип ачыклык кертә агентлык.
Аның үлеме турында шулай ук "Mash" һәм "Подъем" Telegram-каналлары хәбәр итә. Соңрак төбәкнең хәзерге башлыгы Олег Николаев "РИА Новости" агентлыгына Игнатьевның вафат булуын раслады.
Владимир Путин Игнатьевны 2020 елның 29 гыйнварында, ышанычны югалту сәбәпле, төбәк башлыгы вазыйфасыннан эштән алды. Игнатьев төбәкне 2010 елдан бирле җитәкләгән, ә моңа кадәр сигез ел дәвамында республика авыл хуҗалыгы министры булган.

Фото: ТАСС.
Читайте нас